1980 елның 11 ноябрендә Алексей Иванович Демидов Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. Җитәкченең хезмәт юлы башланды, аның исеме йөрәкләре бүген дә Сезгә, Алексей Иванович, рәхмәт хисләре белән тулган алексеевскилыларның тормышын тарихи яктан үзгәртеп коруга алтын хәрефләр белән язылды. Җиребездә Сезнең ярдәмегез белән эшләнә торган игелекле эшләрегез өчен Сезгә бүген дә чиксез рәхмәтлебез. Алексеевскилылар буыны акыллы карарларыгызның алдан күрүчәнлеген, армый-талмый башкарган хезмәтегезне, гади кешеләр турында кайгыртуыгызны, Алексеевск ягына чәчәк атарга мөмкинлек биргән бөтен эшегезне онытмыйлар һәм югары бәялиләр.