Атналык ДОСААФта старт алды, анда ЮХИДИ инспекторы Рөстәм Хөсәенов шоферлыкка укучы курсантлар белән очрашты. Аларны юллардагы хәлләр белән таныштырды, юл-транспорт фаҗигаләренең иң таралган сәбәпләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, күпчелек үлем очраклары юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга икән. Ул аерым игътибарны балаларны махсус җайланмаларда ташуга юнәлдерде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре укытучысы Сергей Турнин билгеләп үткәнчә, хәзер уку өчен бөтен шартлар тудырылган, дәресләрдә һәм машина йөртергә өйрәнеп йөргәндә юл-транспорт фаҗигаләренә эләгүне киләчәктә минимумга кадәр киметү өчен бик игътибарлы булырга кирәк. Ә юлларда “Бердәм Россиянең” “Яшь гвардия” активистлары һәм “Форпост” хәрәкәтендә катнашучылар турыдан-туры ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә 10-11 ноябрьдә үзләренең профилактик акцияләрен үткәрделәр. Форпостчылар машина йөртүчеләргә юлларда куркынычсызлык турында белешмәлекләр тапшырдылар һәм җәяүлеләргә юл-транспорт фаҗигаләрендә яктырткыч элементларга кагылышлы яңалыклар турында аңлаттылар. Яшьгвардиячеләр исә буклетлардан кала балаларга яктыртучы значоклар да тапшырдылар.