Ә авыл хуҗалыгы берләшмәләренең машина утарларында һәм ремонт мастерскойларында2016 елгы кыр эшләренә техника ремонтлау эшләре оештырылган. Һәркайда тешле тырмалар ремонтлана. “Алга” колхозында ремонт звеносы эшли. Бөртекле ашлык чәчкечләргә һәм культиваторларга кирәкле запас частьлар сатып алынган. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пункты җылытыла, бүген анда чәчкечләр ремонтлана, ә ремонтланган унлап чәчкеч әзерлек сызыгына куелган. Безне Ромодан машина утары пөхтә итеп бер рәткә тезеп саклауга куелган техникасы белән каршылады. Ремонт мастерскоенда тәртип, ә Владимиров Сергей гадәти эш белән мәшгуль иде, ул тешле тырмаларны унберенче сезонын ремонтлый. Бүгенге көнгә 60 берәмлектән артык тырма ремонтланган инде. Безне Левашево ремонт мастерское торбадан чыккан төтене һәм вентилятор тавышы белән каршылады. Атап үтелмәгән хуҗалыкларда да ремонт эшләре бара, язга механизаторларыбызга 2500 тешле тырма, 126 культиватор, 250 трактор ремонтларга кирәк. Инженерлык хезмәте алдында җиңел булмаган бурычлар тора, ләкин шул ук вакытта бу гадәти, планлы, көндәлек эш.