Яшьгвардиячеләр тәмәке тартучы алексеевскилыларга үз сигаретларын конфетларга һәм шоколадларга алмаштырырга тәкъдим иттеләр. Тәмәке тартучылар үзләренең тәмәке тапларын теләр-теләмәс кенә бирделәр. Шулай да алмаштырырга карар итүчеләр тәм-томнарны балаларына яки оныкларына алып кайтып бирәчәкләрен әйттеләр. Акциядә катнашудан баш тартучылар да булды, чөнки аларга шушы зарарлы гадәтләрен җиңеп чыгу бик авыр. Яшьгвардиячеләр аларга спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш иттеләр.