ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Май аеның соңгы ункөнлегендә һәм июнь башында кечкенә балаларның торак биналар тәрәзәләреннән егылып төшеп җәрәхәтләнүенең биш очрагы (2 очрак – үлем белән һәм өч очрак – сәламәтлек өчен авыр нәтиҗәләр белән) теркәлде.


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

2017   елның  14 июненнән 24 енә кадәр Самара өлкәсендә фестиваль паркы мәйданчыгында (Мастрюков күлләре) Идел буе федераль округының “iВолга-2017” бишенче юбилей яшьләр форумы узачак. Быел форум Идел буе федераль округы төбәкләреннән 2000 нән артык, шулай ук “Инновацияләр һәм техник иҗат” федераль сменасы кысаларында башка округлар катнашучыларын, дөньяның 19 иленнән чит ил кунакларын җыячак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасының тугызынчы утырышы 13 июньдә көндезге 12 дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин  катнашында узачак. Утырышка  иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы, Алексеевск районының яшьләр парламенты рәисе А.А.Аброськина барачак.


12
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Россия көнендә Бердәм Россия” партиясенең Алексеевск бүлеге оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һ.б.лар белән иптәшләрчә футбол матчы үткәрде.  


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск урамнарына иртәнге 9 да  төрле оешмалардан “Чиста яр буе” экологик акциясе кысаларында бистәнең 120 ләп битараф булмаган кешесе чыкты:

Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан алексеевскилылар өч көн рәттән ял итәчәкләр.

Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән  Наталья Геннадьевна Гостева һәм Елена Анатольевна Никаненкова бүләкләнде.
 


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

26-28 майда Чистай районының «Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү комплексы  базасында республиканың “Киләчәкне бүген булдырабыз” аграр яшьләр берләшмәсе активының зона мәктәбе булып узды.

Районда чираттагы “Чиста яр буе” экологик акциясе старт ала. 8 июньдә акциядә катнашырга теләүчеләр иртәнге 9 га авыл Советларына җыелалар.
 

2017 елның 31 маенда Казанда коррупциягә каршы стандартларны формалаштыру һәм аларны куллануның актуаль мәсьәләрен тикшерүгә багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International