2017 елның 14 июненнән 24 енә кадәр Самара өлкәсендә фестиваль паркы мәйданчыгында (Мастрюков күлләре) Идел буе федераль округының “iВолга-2017” бишенче юбилей яшьләр форумы узачак. Быел форум Идел буе федераль округы төбәкләреннән 2000 нән артык, шулай ук “Инновацияләр һәм техник иҗат” федераль сменасы кысаларында башка округлар катнашучыларын, дөньяның 19 иленнән чит ил кунакларын җыячак.
Исегезгә төшерәбез: 4 июньнән 6 сына кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында Идел буе федераль округының “iВолга-2017” яшьләр форумында катнашуга сайлап алу этаплары узды. Татарстан делегациясе составында форумда катнашуга 670 тән артык автор үз проектларын теркәде. Сайлап алу йомгаклары буенча әлеге форумда Татарстанны тәкъдим итәчәк 102 кеше билгеләнде.