“Чиста яр буе” акциясе

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Районда чираттагы “Чиста яр буе” экологик акциясе старт ала. 8 июньдә акциядә катнашырга теләүчеләр иртәнге 9 га авыл Советларына җыелалар.
Район үзәге кешеләре өчен җыелу бистә Советы янында иртәнге – 9 да, эшче халык өчен кичке 6 да оештырыла.
Акциягә балалар да кушыла. Бистәнең 2 нче мәктәбе 7А сыйныф укучылары бу җомгада  Кама елгасының яр буйларын җыештырырга карар иттеләр. Балаларның омтылышын аларның әти-әниләре дә хуплады, алар шушы изге эштә балаларына булышачаклар. Аларга бистәбезнең торышына битараф булмаган башка кешеләр дә кушыла алачак. Очрашу Северная урамы күпере янында кичке 6 нчы 10 минутка  планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International