Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан алексеевскилылар өч көн рәттән ял итәчәкләр.
Шулай ук “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы закон нигезендә республикада Ураза гаете дә эшләми торган бәйрәм көне дип санала. Татарстан Президенты Указы нигезендә быелгы Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Шул рәвешчә, быел биш көнлек эш атнасында 10, 11, 12, 24 һәм 25 июнь көннәре ял көннәре булачак.