Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән Наталья Геннадьевна Гостева һәм Елена Анатольевна Никаненкова бүләкләнде.
“Алексеевск муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының ” Ромодан авылы филиалы әйдәп баручы китапханәчесе һәм үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе әлеге бүләкләргә китапханә эшен үстерүдә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм Бөтенроссия китапханәчеләр көнен бәйрәм итү уңаеннан лаек булдылар.