Алексеевскида "Чиста яр буе" экологик акциясе булып узды

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск урамнарына иртәнге 9 да  төрле оешмалардан “Чиста яр буе” экологик акциясе кысаларында бистәнең 120 ләп битараф булмаган кешесе чыкты:

  • Идарәче компания;
  • Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе;
  • Аграр колледж;
  • Балалар сәнгать мәктәбе;

     – Райгаз;

– Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты;

 – Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге;

–1нче Алексеевск урта мәктәбе;

– 2нче Алексеевск урта мәктәбе;

–4 нче Алексеевск урта мәктәбе;

– Торак милекчеләре ширкәте;

– “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җирле бүлекчәсе;

– “Заря” газетасы хезмәткәрләре.

Волонтерлар Лебяжье авылыннан алып күпер кичүенә кадәр бөтен яр буе территориясен узып, пакетларга яр буендагы чүп-чарны җыеп бетерделәр. 58 куб.м чүп-чар каты көнкүреш калдыклары полигонына илтеп ташланды.

Акциядә катнашкан волонтерларга һәм чүп-чарны илтеп түгү өчен техника биргән «Алексеевскдорстрой»ААҖ, “Алексеевск районы идарәче компаниясе”, “Каты көнкүреш калдыклары полигоны” ЧҖҖга рәхмәт әйтәсе килә.

Тимур Кәлимуллин,

Алексеевск муниципаль  районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International