26-28 майда Чистай районының «Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү комплексы базасында республиканың “Киләчәкне бүген булдырабыз” аграр яшьләр берләшмәсе активының зона мәктәбе булып узды.
Республиканың аграр яшьләр активы очрашуының ничек узуы хакында (андаАлексеевск аграр колледжы студентлары актив катнашты) безгә республиканың аграр яшьләр берләшмәсенең Алексеевск бүлеге рәисе Алия Сигбатуллина сөйләде:
– Мәктәпне Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсенең Чистай,Алексеевск һәм Аксубай бүлекләре оештырды. Очрашу барлыгы җиде районны берләштерде.
Актив мәктәбе һәр катнашучыга социаль проектлаштыру өлкәсендә үзенең белем багажын тулыландырырга мөмкинлек бирде. Моңа төрледән-төрле лекцияләр, семинарлар һәм күп санлы чын-чынлап мавыктыргыч, интерактив дәресләр ярдәм итте.