Балаларның торак биналар тәрәзәләреннән егылып төшү очракларын булдырмау чаралары турында мөрәҗәгать

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Май аеның соңгы ункөнлегендә һәм июнь башында кечкенә балаларның торак биналар тәрәзәләреннән егылып төшеп җәрәхәтләнүенең биш очрагы (2 очрак – үлем белән һәм өч очрак – сәламәтлек өчен авыр нәтиҗәләр белән) теркәлде.

Әлеге фактлар ата-аналарның үз вазыйфаларын тиешенчә башкармаулары турында сөйли, моның өчен административ җаваплылык каралган. Моннан тыш, аларда ата-ана (башка законлы вәкил) яки бала турында кайгыртырга тиешле кешеләр дә гаепле булырга мөмкин.

Алдарак бәян ителгәннәрне исәпкә алып, мондый фаҗигале хәлләрне булдырмау максатында ата-аналарга һәм аларны алмаштыручыларга балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык, куркынычсызлык чаралары, балаларны караучысыз калдыруга юл куймау, гамәлдәге законнарда каралган җаваплылык турында онытмаска кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International