2017 елның 8 июнендә иртәнге 10 нан көндезге 1 гә кадәр “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе рәисе Д.А. МЕДВЕДЕВның ( Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 31/7 йорт) төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасында гомуми белем бирүне, мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча кабул итү булачак.
“Бүгеннән үк терлек азыгы әзерли башларга кирәк”, – диде район башлыгы Владимир Козонков авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашуда.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Кыр Шунталысы авыл җирлеге башлыгы Хәммәдиев Фәнис Якуп улы “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.
Быел “Хәйруллинның хәйрия фонды” рекордлы сандагы балалар өчен онытылмаслык бәйрәм оештырды.
Соңгы кыңгырау да тынды, укучылар каникулга китте, ләкин мәктәп коридорлары бушап калмады. Хәзер тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары чыгарылыш имтиханнарын тапшыралар.
Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Владимир Алексеевич Напальчиков бүләкләнде.
2017 елның 6 июнендә прокурорлар эшмәкәрләрне кабул итәчәк.
Район кешеләре хезмәт хакы түләүне тоткарлаучы яки аны конвертларда түләүче эш бирүчеләр турында хәбәр итә алалар.
Май аеның соңгы көнендә “Тоннель” профилактик операциясе булып узды. ЮХИДИның Алексеевск бүлеге хезмәткәрләре полиция участковыйлары белән берлектә район үзәге урамнарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыкладылар.
Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Елена Михайловна Хлопова бүләкләнде.