Алексеевскилылар печән чабуга керештеләр

2017 елның 6 июне, сишәмбе

“Бүгеннән үк терлек азыгы әзерли башларга кирәк”, – диде район башлыгы Владимир Козонков  авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашуда.

Дүшәмбе көнне “Родина” колхозы басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең күчмә киңәшмәсе булды. Терлек азыгы әзерләү очрашуның төп темасына әйләнде. Владимир Константинович, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, якын арада барлык хуҗалыкларга чапкычларын басуга чыгарырга һәм күпьеллык үләннәрне чабып җыярга кирәклеген катгый  таләп итте. Салкын яз үз төзәтмәләрен кертте.  Яңгырлы көннәр аркасында үләннәрнең өлгереп җитүен көтеп торудан мәгънә юк.

– Хәзер чабып җыйсаң, икенче тапкыр да әйбәт печән алып булачак, ә һава торышы мөмкинлек бирсә, өченчесенә дә өметләнергә була, – диде район башлыгы.

Шулай ук турыдан-туры басуда кырларны чүп үләннәрдән гербицидлар белән эшкәртү мәсьәләләре дә күтәрелде. Бу юнәлештә эш планлы төстә алып барыла. Яшь терлекләр өчен шифалы үләннәр әзерләү тагын бер тема булды.

“Родина” колхозы рәисе Ильяс  Әхмәтов җыелучыларга люцерна чәчелгән мәйданның арттырылуын хәбәр итте.  Ул республиканың шушы культураны үз эшчәнлекләрендә актив файдаланучы һәм шуннан  зур файда алучы берничә уңышлы хуҗалыгын мисал итеп китерде.

Печәнгә беренчеләрдән булып “Родина” колхозы һәм «ВЗП Северное Алексеевское»механизаторлары чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International