Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Владимир Алексеевич Напальчиков бүләкләнде.
“Алексеевск сөт заводы”ның автотранспорт цехы автослесаре әлеге бүләккә сөт сәнәгатендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан лаек булды.