Май аеның соңгы көнендә “Тоннель” профилактик операциясе булып узды. ЮХИДИның Алексеевск бүлеге хезмәткәрләре полиция участковыйлары белән берлектә район үзәге урамнарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыкладылар.
Кемдер юл кырыена ЮХИДИ инспекторлары таләбе белән машинасын пөхтә итеп куя, кемдер ерактан берничә патруль машинасын күреп, тизлеген киметә, кемдер ашык-пошык каешын эләктерә. Ләкин мондый бозулар хокук тәртибен саклаучылар тарафыннан игътибарсыз калдырылмады.
Безгә ЮХИДИның Алексеевск бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров хәбәр иткәнчә, ул көнне ике юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланган. Атап әйткәндә, укып булмый торган автомобиль номеры һәм автога таныклыксыз идарә итү.
“Тоннель” операциясе – ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан узып баручы бөтен машиналар ташкынын тоташ тикшерү. Операция барышында һәр автомобиль һәм машина йөртүче комплекслы тикшерү уза. Түләнмәгән штрафлардан һәм срогы чыккан иминиятләштерүдән алып машинада аптечка булуга кадәр барысы да тикшерелә.
Моннан тыш, мәктәп каникуллары башланды, бала-чага урамга “сибелде”. Ә бу, машина йөртүчеләр чиктән тыш игътибарлы булырга һәм үзләрен дә, җәяүлеләрне дә куркыныч астына куймаска тиешләр, дигәнне аңлата.