Соңгы кыңгырау да тынды, укучылар каникулга китте, ләкин мәктәп коридорлары бушап калмады. Хәзер тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары чыгарылыш имтиханнарын тапшыралар.
Җәйнең беренче көнендә Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче мәктәптә 138 тугызынчы сыйныф укучысы төп дәүләт имтиханы тапшырды. Бу көнне сынаулар сайлап алынган фәннәр буенча булды. Егетләр һәм кызлар иң күбе биологияне (107 кеше) сайлады. Ундүрт укучы үзләрен төгәл фәннәргә багышлады һәм физика буенча иң күп балл җыярга тырышты. Алар арасында әлеге мәктәп укучысы Георгий Курятников вакытын бушка уздырмады. Мәктәп эченә керергә рөхсәт көткән арада физика формулаларын һәм законнарын искә төшерде. Ун кеше арасында тарихны сайлаган 2 нче мәктәптән тугызынчы сыйныф укучысы Виктория Демидова имтиханга әзерләнгән булса да, бераз дулкынлануы турында әйтте. Тагын җиде китап һәм шигърият сөюче бу көнне имтиханны әдәбияттан тапшырды.
Мәктәп ишеге төбендә ыгы-зыгылы халәт хөкем сөрә. Алда – металл эзләү кысасы. Бу укучылар үзләре белән телефоннар һәм башка элемтә чараларын алып кермәсеннәр өчен кирәк. Егетләр кыса чылтырамасын өчен хәтта каешларын һәм ботинкаларын да салалар.
Имтиханнар июнь азагына кадәр дәвам итәчәк. Мәктәпне тәмамлаучылар берничә мәҗбүри фәнне тапшырдылар инде. Мисалга, 260 ка якын тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 30 майда рус теле буенча тест үтте. 3 нче мәктәп укучысы Ольга Макеева әлеге фән буенча уңай бәя көтүен әйтте, чөнки тормыш кыйммәтләре турында җиңел инша темасы эләккән.
6 июньдә тугызынчылар имтиханны математикадан бирде. Әгәр сайланган фәннәр буенча мәгълүматларны анализласаң, үзенә бертөрле популярлык рейтингын төзергә мөмкин. Мәсәлән, 149 тугызынчы сыйныф укучысы – җәмгыять белемен, 107 се – биологияне, 104 е – географияне, 75 е – информатиканы, 37 се – туган телне (татар һәм чуаш), 29 ы химияне сайлаган, инглиз телен тапшырырга нибары биш кыю укучы тәвәккәлләгән.
86 урта мәктәпне тәмамлаучыга килгәндә, 31 майда өченче мәктәптә алар инде математиканың база дәрәҗәсен эшләгәннәр. Бүген, ягъни 2 июньдә, аларның яртысыннан артыгы фәннәр патшасының профиль дәрәҗәсен тапшырды. Сайлап алынган фәннәр арасында абитуриентлар җәмгыять белеменә өстенлек бирделәр. Бу фәнне 46 кеше тапшырачак. Унсигезәр кеше физика, тарих һәм биологияне сайлады. Химияне 11 кеше тапшырачак. 13 һәм 15 июньдә дүрт чит телне белүче инглиз теленнән язма һәм телдән имтихан тапшырачак. Александр Сергеевич Пушкинның туган көненнән соң, ягъни бүген аның һәм башка язучыларның талантын яратучы өч укучы әдәбияттан үз белемнәрен күрсәтәчәк. Нибары ике укучы информатиканы сайлады. Аларны тапшырырга Чистайга бардылар.
Сүз уңаеннан әйткәндә, 3 нче мәктәп базасында имтиханнарны Әлки һәм Спас районнары укучылары тапшырачак.
Безгә исә егетләргә һәм кызларга имтиханарын уңышлы тапшыруларын телисе генә кала.