Быел “Хәйруллинның хәйрия фонды” рекордлы сандагы балалар өчен онытылмаслык бәйрәм оештырды.
Аксубай, Әлки, Алексеевск, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан Казанга Балаларны халыкара яклау көненә 350 дән артык бала килде.
Килүгә үк аларны 17 катлы «Гранд Отель Казань» кунакханә комплексында тәмле итеп бәйрәм төшке ашы ашаттылар. Төштән соң Петербург урамы буйлап курчак театрына кадәр күңел ачып йөрделәр, анда исә күңелле бәйрәмдә катнаштылар. Малайлар һәм кызлар әкият геройлары һәм клоуннар белән уйнадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, җырладылар һәм биеделәр.
“Әкият” курчак театрына бару балаларда искиткеч әйбәт кәеф тудырды. Яктылык шоуы һәм махсус эффектлар файдаланылган «Волшебник Изумрудного города» спектаклен алар сихерләнгән кебек карадылар. Тамашадан соң балалар истәлекле бүләкләр: тәм-том салынган пакетлар, буяу журналлары һәм фломастерлар алдылар. Шатлыкларының иге-чиге булмады.