Коррупциягә каршы көрәш

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

2017 елның 31 маенда Казанда коррупциягә каршы стандартларны формалаштыру һәм аларны куллануның актуаль мәсьәләрен тикшерүгә багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды.

Конференцияне коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президенты Идарәсе ярдәмендә Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары оештырды.

Чара  коррупциягә каршы көрәшү өлкәсендә тикшеренүләрне тормышка ашыручы фәнни оешмалар, Россия Федерациясе Президенты  идарәсе,  Россия Федерациясе Идарәсе каршындагы эксперт советы, Россия Федерациясе  Хөкүмәте Аппараты, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, федераль дәүләт органнары, шулай ук Россия Федерациясе   субъектларының дәүләт органнары вәкилләре катнашында узды.

Конференция форматы  илебездә коррупциягә каршы стандартларны формалаштыру белән бәйләнгән күпчелек мәсьәләләрне, шулай ук дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә  органнарында, дәүләт корпорацияләрендә һәм башка оешмаларда аларның гамәлгә ашырылу практикасын карарга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International