Якташыбыз Иван Кочнев Татарстанның Алексеевск районы, Ник. Баран авылында туа. 1941 елның апрелендә ТРның Биләр районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына.
Татарстан Республикасы Алексеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) 7 майда Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсенең, Җиңү көненә туры китереп, Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачуын хәбәр итә. Бу көнне иртәнге 10 нан алып кичке 4 кә кадәр бөтен Татарстан Республикасы буйлап кайнар телефон линиясе эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итүгә, айлык акчалата түләүләргә һәм башка социаль түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Алексеевск районында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган велосипедта узышу булды.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә атна саен “Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмат системасында бастырылган Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактлары турында гражданнарга хәбәр итү мониторингы үткәрелә.
Яшьләрдә җәйге каникуллар чорында вакытлыча эшкә урнашу идеясе популяр. Пенсия фонды исегезгә төшерә: эшкә алган очракта туендыручыларын югалту уңаеннан карау буенча пенсия, социаль өстәмә түләү яки компенсация түләүләре алучыларга ашыгыч төстә бу хакта РПФга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр алдарак күрсәтелгән түләүләрне алуга хокук югалса, яшь кешеләр бу хакта хәбәр итмәсәләр, бу чорда алынган акча законсыз алынган дип санала һәм кире кайтарып бирелергә тиеш. Мондый хәлләргә юл куелмасын өчен түләүләр билгеләү һәм аларны туктату шартлары турында истә тоту зарури.
Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү (ФСД) пенсионерның гомуми кереме аның яшәү минимумыннан (2019 елда Татарстан Республикасында ул 8232 сум итеп билгеләнде) артып киткән очракта туктатыла. Мәсәлән, туендыручыларын югалту уңаеннан һәм федераль социаль өстәмә түләү алучы мәктәп укучылары һәм студентлар эшкә урнашкан очракта (бу хакта РПФның территориаль органына хәбәр итәргә тиешләр) пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү алмаячаклар.
Гамәлдәге законнар нигезендә пенсия түләү һәм китерү пенсионерның яшәү урынында гамәлгә ашырыла. Турыдан-туры Татарстан Республикасы территориясендә пенсия пенсионерның теләге буенча почта элемтәсе, “Китерү хезмәте” АҖ һәм кредит оешмалары (банклар) тарафыннан китерелә.
Икенче, өченче яки шуннан соңгы балаларга өч яшь тулган очракта ана капиталын теләсә кайсы баланы укытуга юнәлдерергә ярый. Мәктәпкәчә белем бирү искәрмә булып тора – бу юнәлеш буенча ана капиталыннан бала туганнан соң ук файдаланырга мөмкин, ул сертификат алырга хокук бирә.
Икенче, өченче һәм шуннан срңгы балаларга өч яшь тулганнан соң торак шартларын яхшыртуга ана капиталыннан файдаланырга мөмкин. Торак кредиты һәм найм буенча беренче кертемне түләмәү, шулай ук ана (гаилә) капиталы акчасын торак кредитларын һәм займнарны каплауга юнәлдерү искәрмә булып тора. Бу очракта ана капиталыннан икенче яки шуннан соңгы бала туганнан (уллыкка алганнан) соң ук файдаланырга ярый.
2018 елдан икенче балалары туган яки уллыкка алынган керемнәре түбән гаиләләргә Россия Пенсия фонды ана капиталы акчасыннан ай саен түләүне гамәлгә ашыра. Бу акча бала яшь ярымга җиткәнче түләнә. Түләү күләме гаилә яши торган төбәктә баланың яшәү минимумына тигез.
2019 елның 11 апрелендә семинар-киңәшмә булып үтте, анда узган ел йомгаклары буенча иң яхшы бүлекчәгә конкурс йомгаклары игълан ителде. 2018 елгы эш йомгаклары буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе лидер булды.