Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә атна саен “Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмат системасында бастырылган Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактлары турында гражданнарга хәбәр итү мониторингы үткәрелә.
2019 елның беренче кварталы йомгаклары буенча “Алкоголь һәм спиртлы продукт сату кагыйдәләрен бозу” категориясе буенча 1019 белдерү басылды (685 е хәл ителде). Алексеевск районы кешеләре законсыз алкоголь әйләнеше белән актив көрәшкә кушыла алалар. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан “Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмат системасына “Алкоголь һәм спиртлы продуктлар сату кагыйдәләрен бозу”ның ябык категориясе кертелде. Әлеге категория “Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмат системасына Татарстан Республикасы ваклап сату челтәрендә һәм шәхси затларның легаль булмаган сату фактларын ачыклау буенча уведомлениеләр бирүен гадиләштерә.
“Халык контроле”нә хәбәр итү гражданлык позициясе күрсәтергә, кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә җитди зыян китерүче легаль булмаган продукция таратуны булдырмаска мөмкинлек бирә. Андый хәбәрләрнең авторлары алкогольне законсыз җитештерү фактын раслаучы һәр факт өчен 1 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр күләмдә матди яктан бүләкләнәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы