Татарстан Республикасы Алексеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) 7 майда Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсенең, Җиңү көненә туры китереп, Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачуын хәбәр итә. Бу көнне иртәнге 10 нан алып кичке 4 кә кадәр бөтен Татарстан Республикасы буйлап кайнар телефон линиясе эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итүгә, айлык акчалата түләүләргә һәм башка социаль түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.