Пенсия фонды хәбәр итә

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Яшьләрдә җәйге каникуллар чорында вакытлыча эшкә урнашу идеясе популяр. Пенсия фонды исегезгә төшерә: эшкә алган очракта туендыручыларын югалту уңаеннан карау буенча пенсия, социаль өстәмә түләү яки компенсация түләүләре алучыларга   ашыгыч төстә бу хакта РПФга мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Әгәр алдарак күрсәтелгән  түләүләрне алуга хокук югалса,  яшь кешеләр бу хакта хәбәр итмәсәләр, бу чорда алынган акча законсыз алынган дип санала һәм кире кайтарып бирелергә тиеш. Мондый хәлләргә юл куелмасын өчен түләүләр билгеләү һәм аларны туктату шартлары турында истә тоту зарури.

 Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү (ФСД)  пенсионерның гомуми кереме аның яшәү минимумыннан  (2019 елда Татарстан Республикасында  ул  8232 сум итеп билгеләнде) артып киткән очракта туктатыла. Мәсәлән, туендыручыларын югалту уңаеннан һәм федераль социаль өстәмә түләү алучы мәктәп укучылары һәм студентлар эшкә урнашкан очракта (бу хакта РПФның территориаль органына хәбәр итәргә тиешләр) пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү алмаячаклар.

 Студентлар һәм мәктәп укучылары туендыручыларын югалту уңаеннан 23 яшькә кадәр пенсияне көндез укыганда гына алалар. 18 яшькә җиткәч яки мәктәпне тәмамлаганнан соң пенсия бирү туктатыла.  Ул мәктәпне тәмамлау белән  югары һәм урта йортларына керү арасындагы  өч айда да туктатып торыла. Бу очракта  паспорт һәм уку йортыннан белешмә белән Пенсия фондының территориаль органнарына килеп, пенсия билгеләү турында гариза язарга кирәк. Дөрес, әгәр мәктәптән бирелгән каникуллар 3 августка кадәр дәвам итә, дигән белешмә белән  Пенсия фондына мөрәҗәгать  итсәң,  пенсия җәй көне дә исәпләнәчәк. Академик отпусктагы студент  элеккечә үк түләүгә (армиядә хезмәт итүдән кала) хокуклы була. Ә инде граждан  укуын өзсә (үз теләге белән  яки өлгермәве өчен укудан чыгарылса),  бу хакта ашыгыч төстә Пенсия фондының территориаль органнарына хәбәр итәргә тиеш, чөнки пенсия алу хокукы бу очракта туктатыла. Укуы белән бергә рәсми төстә эшкә урнашкан очракта   студентларга пенсия элеккечә үк түләнәчәк.

Ә инде беренче төркем инвалидны, инвалид баланы яки 80 яшькә җиткән кешене  карау буенча рәсмиләштерелгән гражданинның эшли башлавы – икенче эш. Бу  очракта ул эшкә урнашуы турында Пенсия фондының территориаль органына хәбәр итәргә тиеш. Чөнки карау буенча компенсация түләүне рәсмиләштерү шартларының берсе – эшләмәүче кешенең бернинди дә кереме, шул исәптән пенсиясе дә (стипендия искәрмә булып тора) булмау. Карау чоры теләсә кайсы очракта  да иминият кертеменә  (раслаучы документлар китергәндә) исәпкә алыначак. Үткән число белән карауны рәсмиләштерү һәм компенсация түләвен алу мөмкин түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International