Якташыбыз Иван Кочнев Татарстанның Алексеевск районы, Ник. Баран авылында туа. 1941 елның апрелендә ТРның Биләр районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына.
Ул Сталинград сугышында, Донбаста һөҗүм итү операциясендә һәм Кырымны азат итү сугышларында катнаша.
1943 елның ноябрендә Сивашны кичүдә катнаша. Өлкән сержант Е.И.Кочнев Сиваш аша үзенең пушкасын билдән салкын суда кулына тотып, өч чакрым баткаклы бугаз аша беренчеләрдән булып алып чыга һәм дошман уты астында Сивашның көньяк ярында плацдармны ала. 1943 елның ноябреннән 1944 елның апреленә кадәр өлкән сержант Е.И.Кочнев авыр шартларда берничә тапкыр, Кырым ярымутравының төньягында алган плацдармны нык тотып, дошманның аяусыз һөҗүмен кире кайтара.
1944 елның апрелендә Кырымда һөҗүм итү операциясендә катнаша.1944 елның 7 апреленнән 10 ына кадәр көнчыгыш юнәлештә дошман группировкасы юлын кисү максатында Чонгар ярымутравында дошман оборонасын өзүдә актив катнаша. Үз орудиесе белән якынлашып килүче пехотага ярдәм итеп, өч пулеметны, 37 миллиметрлы ике пушканы һәм 40 лап гитлерчыны юк итә.
Севастопольгә керү юлында дошман ныгытмаларын штурмлаганда, пехотаның хәрби тәртипләрендә дошман уты астында хәрәкәт итеп, расчет белән бергә пушканы Сапун-тауга сөйрәп чыгара һәм сугыша-сугыша шәһәргә бәреп керә, анда тимер юл станциясе районын кулга төшерә. Севастополь өчен барган көрәштә өлкән сержант Е.И.Кочнев дошманның ике пушкасын, алты кәүсәле минометын, дүрт пулеметын, 45 ләп солдатын һәм офицерын юк итә. Әле тагын 20 гитлерчыны әсирлеккә дә ала.
Кырым ярымутравындагы сугыш өчен 3 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Мемель шәһәреннән (Литва) көньяктарак, Лавково авылын кулга төшергәндә командованиенең сугышчан боерыгын үтәп, Мемель шәһәреннән көньяктарак өлкән сержант Е.И.Кочнев зур шоссе юлын кисеп чыга һәм үзенең орудиесе уты белән ике “Т-6” танкын, дүрт бронетранспортёрны, бер үзйөрешле орудиене, өч автомашинаны, бер бронемашинаны һәм дошманның 35 солдатын һәм офицерын юк итә.
СССР Верховный Советы Президиумының 24 март, 1945 ел Указы белән немец басып алучылары белән көрәштә командованиенең хәрби бурычларын үрнәк төстә үтәгәне, батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен өлкән сержант Е.И.Кочневка, Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале (7780 нче) тапшырып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1945 нең гыйнварында якташыбыз 3 нче Белоруссия фронтында сугыша. Лаукен бистәсендә (хәзер Калининград өлкәсенең Полесск районы Саранск авылы) өлкән сержант Е.И.Кочнев үзенең орудиесе уты белән дошманның бер орудиесен һәм 20 ләп гитлерчыны юк итә.
1945 елның 21 гыйнварында өлкән сержант Кочнев, пехотаның сугышчан тәртипләрендә һөҗүм итүче подразделениеләргә үз орудиесе уты белән булышып торып, пехотабызның алга баруына каршылык күрсәтүче дошманның ике пулеметын юк итә, моның өчен 2 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1945 елда, Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, демобилизацияләнә. Ник.Баран авылында яши. Авыл Советы рәисе булып эшли. 1958 елның 8 февралендә бакыйлыкка күчә.
Истә тотабыз. Горурланабыз.