Пенсияләрне түләү һәм китерү

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Пенсияләрне түләү һәм китерү

Гамәлдәге законнар нигезендә  пенсия түләү һәм китерү пенсионерның яшәү урынында гамәлгә ашырыла. Турыдан-туры Татарстан Республикасы территориясендә  пенсия пенсионерның  теләге буенча почта элемтәсе, “Китерү хезмәте” АҖ   һәм кредит оешмалары (банклар) тарафыннан китерелә.

Пенсияләрне китерү ысуллары:

  • Россия почтасы аша – пенсияне өеңдә яки мөстәкыйль төстә яшәү урынындагы почта элемтәсе бүлекчәсе кассасында
  • “Китерү хезмәте”  АҖ аша - пенсияне өеңдә яки мөстәкыйль төстә яшәү урынындагы  “Китерү хезмәте” АҖ   кассасында
  • Кредит оешмалары (банклар) аша – пенсияне банк бүлекчәсенең операцион кассасында яки, банкның операцион кассасында банк картасын оформить итеп, банкомат аша алырга була.

Пенсия, аны китерүне кертеп, ай саен  (сентябрь өчен  - сентябрьдә,   октябрь өчен –  октябрьдә һ.б) түләнә. Почта элемтәсе бүлекчәсе һәм “Китерү хезмәте” АҖ аша пенсияләрне түләү графигы ай саен - 3 нче числодан 23 енә кадәр, кредит оешмалары (банклар) аша -12 сеннән 19 ына һәм 22 сенә кадәр (пенсияне яңача билгеләгәндә).

Һәр пенсионерга  пенсия китерү чоры чикләрендә пенсияне алу көне билгеләнә, ул  пенсионерның ихтыярына бәйле түгел. Пенсия алу көнен, шулай ук китерү графигын билгеләү, барыннан да элек, пенсионерлар саны, торак пунктның административ-территориаль үзенчәлекләре, пенсияләр түләүгә акча финанслау һ.б.лар кебек факторлар белән бәйләнгән. Графикны китерү оешмалары төзи һәм  РПФның территориаль органнары белән килештерә. Югарыда күрсәтелгән факторлар үзгәргәндә  китерү оешмалары РПФның территориаль органнары белән сөйләшеп, китерү көнен үзгәртергә хокуклы, ләкин бу хакта алдан  пенсия алучыга хәбәр итәргә кирәк.

 Китерү ысулын  үзгәртү өчен пенсионер  турыдан-туры РПФның территориаль органына яки  шәхсән яки ышанычлы зат аша  (тиешле ышаныч кәгазе нигезендә) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең яшәү урынындагы күп функцияле үзәгенә мөрәҗәгать итә яисә “Гражданинның шәхси кабинеты” сервисы аша почта аркылы яки электрон рәвештә тиешле гариза җибәрә ала. Соңгы очракта дәүләт  хезмәтләре порталында идентификация яки аутентификация системасында алдан теркәлү процедурасы үтәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International