Алексеевск  районында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган  велосипедта узышу булды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

  Алексеевск  районында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган  велосипедта узышу булды.

 Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре Биләргә кадәр велосипедта килделәр, биредә  Җиңү аллеясенә нигез салдылар.

   
  Алексеевск районында якынлашып килүче Җиңү көненә багышланган велосипедта узышу булып узды. Күләмле спорт чарасында Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләре катнашты.

 Велоузышта катнашучылар Алексеевскида старт алдылар һәм Биләргә кадәр, районның күренекле урыннарында туктый-туктый,  60 чакрымнан артык ара уздылар.

Старт алдыннан булып узган  тантаналы чарада  велоузышта катнашучыларны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков сәламләде.

  Алексеевск районы буйлап  сәяхәт итү барышында  катнашучылар Зур Тигәнәле авылы янында татар мәдәнияте традицияләре белән таныштылар. Алар шулай ук органик химиягә нигез салучы Александр Бутлеров каберендә булдылар. Биләрдә  прокуратура хезмәткәрләре  тагын бер бөек химик Александр Арбузов музей-йортына бардылар. Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар  һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны бер минут тын торып хөрмәтләделәр. 9 май алдыннан велоузышта катнашучылар паркта аллеягә нигез салдылар.  Яңа аллеянең беренче агачын Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков  һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов утыртты. Маршрутның соңгы ноктасы Биләрдәге Изге чишмә булды.
  
 Велоузышта катнашучы Лилия безнең белән тәэсирләрен уртаклашты.

 - Без республика районнары буйлап мондый велоузышларда ел саен катнашабыз. Шулай ук хезмәттәшләребез белән  елгалар буйлап өч көнлек сәяхәткә чыгабыз.  Бу коллективны  бик туплый, ул шартларны алмаштырырга һәм акыл хезмәтеннән ял итәргә булыша.  Әлеге велоузыш маршруты  гади түгел, ләкин кызыклы. Биредәге урыннар матур. Биләрдә моннан берничә ел элек булган  идем, ә хәзер бирегә велосипедта беренче тапкыр килүем.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International