Бөек Ватан сугышы ветераннары Михаил Варламов, Александр Книгин, Нина Волкова һәм Роза Мөхетдинова чакырылган чара «Битва хоров» телевизион тапшыруы формасында узды.
Сыйныф коллективларына сугыш еллары әсәрләренең берсе белән танышырга, аны булдыру тарихын өйрәнергә, әлеге тема буенча презентация әзерләргә, шуннан соң аудитория каршында җыр башкарырга кирәк иде.