ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә янгын каравылы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Әлеге һөнәр ияләренең бурычы – ишекләрен бәла килеп каккан кешеләргә һәрчак ярдәмгә ашыгу.  Үз сәламәтлекләренә, тормышларына куркыныч янап торса да. Ләкин алар бу хакта оныталар һәм беренче сигнал булу белән үк кешеләрне һәм аларның мөлкәтен саклап калу өчен вакыйга урынына ашыгалар. Шуның өчен әлеге хезмәтнең эш көннәре, проблемалары һәм уңышлары турында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Олег  ЕЩЁВ белән сөйләшәбез.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Фестивальдә Россия һәм Белоруссия (Мәскәү, Минск, Санкт-Петербург, Ярославль, Чиләбе, Самара, Бөек Ростов), шулай ук Казан Митрополиясеннән чаң кагучылар катнашачак.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча сабан культураларын беренчеләрдән булып “Алга”, “Родина” колхозлары, “Хаммәтвәлиев”, “Гомәров” крестьян-фермер хуҗалыклары, шулай ук “Северное Алексеевское”,  “ВЗП Билярск”, “Элита”  авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм аграр колледж төгәлләде.
Җиңү көне – бу дөньяның яңадан туган көне. Яз сулышы белән бергә зур бәйрәм – Җиңү көне билгеләп үтелә. Әйе, 9 май – Җиңү бәйрәме. Илебезгә тынычлык алып килгән иң куанычлы көн.  Ел саен бу көн шатланып та, моңаеп та, зур дулкынлану белән бәйрәм ителә
Теннис академиясендә бадминтон буенча ТР беренчелеге булып узды, анда Алексеевск районыннан 36 спортчы катнашты.
“Бердәм Россия”  партиясенең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары һәм партиянең җирле башкарма комитетлары җитәкчеләре белән очрашу сишәмбе көнне, 13 майда булып узды. Чарада “Бердәм Россия” партиясе Үзәк сайлау комиссиясенең Идел буе федераль округында төбәкләр белән эшләү  Департаменты җитәкчесе Лариса Жаркова  катнашты.

13
май, 2014 ел
сишәмбе
Район прокуратурасы Татарстан Республикасы буенча Росреестр  идарәсенең Алексеевск бүлеге вәкилләре белән берлектә муниципаль берәмлекләрдә кешеләрне кабул итәчәк. Очрашулар җирле үзидарә органнары биналарында район прокуроры  раслаган график буенча оештырыла.

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятын саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан, 2013-2014 нче уку елында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” яшь язучылар бәйгесе уздырган иде. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:яшь прозаик, яшь шагыйрь, яшь драматург. Башлангыч сыйныф укучылары, конкурстан тыш катнашып, кызыксындыру бүләгенә ия булдылар.

Алексеевск районының авыл җирлекләрендә референдум булачак.

12
май, 2014 ел
дүшәмбе

30 нчы апрель көнне Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов һәм Татарстан Республикасы Примьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән II Халыкара олимпиада җиңүчеләрен котлау һәм бүләкләү тантанасы үтте. Бу чарада безнең район делегациясе дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International