ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның  13 октябрендә район ветераннар советы рәисе Е.Макарихина һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Л.Белова хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының  тол хатыны Курмышева Татьяна Ивановнаны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

10-11 ноябрьдә барлык территориаль салым инспекцияләрендә Ачык ишекләр көне үткәреләчәк. Кабул итү вакыты 10 ноябрьдә (җомга көнне)   сәгать 9 дан кичке 6 га кадәр, ә 11 ноябрьдә (шимбә көнне) 10 нан көндезге 3 кә кадәр.
 

2017 елның 13 октябрендә  башкарма комитет  җитәкчесе  урынбасары   Чурин Н.П., район ветераннар советы рәисе Е.Макарихина, Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы Т.Ф. Иванова хезмәт ветераны,  тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының  тол хатыны Хуҗина  Ризалия Мәгъсүм кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Алексеевск районы прокуратурасы 23 яшьлек район кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул  РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган (исерек хәлдә транспорт чарасына идарә иткән өчен бер тапкыр административ җәзага тартылучы тагын исерек хәлдә автомобильгә идарә иткән) җинаять кылуда гаепле дип танылды.

2017 елның 17 октябрендә иртәнге 8 дән 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенчаРосреестр идарәсе традицион Бердәм “кайнар линия”көне үткәрә. “Кайнар линия” ведомство гамәлгә ашыра торган дәүләт җир күзәтчелеге мәсьәләләренә багышланган.

2017 елның 13 октябреннән 15 енә кадәр Алексеевск районының Войкино авыл җирлеге территориясендә Казан, Түбән Кама, Болгар, Алексеевск, Спас, Әлки, Нурлат, Лаеш һәм республиканың башка районнарының эзләү отрядларыннан килгән 56 кешене кунакчыл каршы алдылар. “Ватан”  иҗтимагый яшьләр оешмасы тәҗрибәле эзләүчеләре җитәкчелегендә эзләүчеләр Актай елгасы яры буенда бик җайлы гына урында лагерь корып җибәрделәр. Авыл җирлеге ягыннан һәртөрле ярдәм күрсәтелде, шул исәптән лагерьне утын, бәрәңге белән тәэмин иттеләр, укучыларга чәй янына ашамлыклар сатып алынды. Войкино авылыннан дүрт бала (Левашево мәктәбенең “Каскад” хәрби-патриотик клубы) изге чарада актив катнашты.


13
октябрь, 2017 ел
җомга

А.И. Абрамов исемендәге Туган як музеенда Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышларында катнашучылар турында мәгълүматлар җыю бара.

10 октябрьдә булып узган аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы Комитеты әгъзалары Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән берлектә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация һәм авыл территорияләрен тотрыклы үстерү буенча федераль  максатлы программаларны саклау турында сөйләштеләр.


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы  Үзәк сайлау комиссиясе “Без – Россия гражданнары” исемле мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында V республика иҗат конкурсында катнашу өчен конкурс материалларын кабул итә башлады.

2017 елның 10 октябрендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Марина Солдатова һәм   ЗАГС  мөдире Валентина Увакина   хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Каябордина Анна Семеновнаны  90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International