Салым хезмәте салым түләүчеләр – физик затлар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

10-11 ноябрьдә барлык территориаль салым инспекцияләрендә Ачык ишекләр көне үткәреләчәк. Кабул итү вакыты 10 ноябрьдә (җомга көнне)   сәгать 9 дан кичке 6 га кадәр, ә 11 ноябрьдә (шимбә көнне) 10 нан көндезге 3 кә кадәр.
Әлеге чара кысаларында теләге булган кешеләр физик затларның милкенә, җиренә һәм транспортына салымны исәпләү һәм түләү тәртибе турында күбрәк белә алачаклар. Салым хезмәте белгечләре милек салымының ничек, нинди срокларда түләнергә тиешлеге, конкрет муниципаль берәмлектә нинди ставкалар һәм ташламалар кулланылуы турында сөйләячәкләр, шулай ук милеккә салым темасы буенча алексеевскилыларның башка сорауларына җавап бирәчәкләр. Теләге булган кешеләр Россия салым хезмәтенең “Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты”  интернет-сервисында теркәү процедурасын үтә алачаклар. Үзең белән шәхесне раслаучы документ, физик затны исәпкә кую турында таныклыкның төп нөсхәсен яки күчермәсен алып килергә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International