Поселокта торак фондына капиталь ремонт тулы көченә бара. Хәзерге вакытта төзелеш бригадалары Есенин урамындагы ике төп объектта эшли — 3 һәм 5 нче йортларда.
«Стройдорсервис+» ҖЧҖ подряд оешмасы биналарның фасадларын җылыту, отмосканы төзекләндерү, шулай ук су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын тулысынча алыштыру буенча комплекслы эшләр башкара. Финанслау капиталь ремонт фонды акчалары исәбеннән башкарыла.
Капремонт белән беррәттән идарәче компания шул ук йортларда подъездларга агымдагы ремонт ясый. Эшләр йортта яшәүчеләрдән җыелган акчага бара. Планда-тамбур ишекләрен, идән өслекләрен, стеналарны, түшәмнәрне һәм яктырту системаларын яңарту. Бу чараларның барысы да яшәүчеләрнең көндәлек уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Моннан тыш, быел ремонт эшләре Ленин урамына да кагылачак. Әйтик, 80 нче йортның алгы ягын җылытуга керешкәннәр инде. 62 һәм 72 нче йортларда якын арада вентиляция каналлары ремонтланачак.
«Без торак фондны планлы рәвештә тәртипкә китерәбез — адым саен халкыбыз өчен уңайлырак һәм имин шартлар тудырабыз», — дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Демидов.