ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 23 октябрендә ТР Конституциясенең 25 еллыгына багышланган  “Татарстан Республикасы Конституциясе: 25 еллык тарих” темасына парламент дәресе үткәрелде.

2017 елның гыйнвар-сентябрендә Алексеевск районы буенча 116 мөрәҗәгать (узган елның шул ук чорында – 115, үсеш 0,9 проц.) килде, шуларның 107 се –  телдән, 9 ы – язма. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 105 е – сәүдә өлкәсеннән, 10 ысы – көнкүреш хезмәтләре, 1 се – элемтә хезмәтләре буенча.


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Фәрид Мөхәммәтшин: “Хуҗалык итүнең кече формалары  авылны һәм авыл хуҗалыгы производствосын торгызуда һәм яңартуда мөһим роль уйныйлар. Татарстан Республикасында 451 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 5 меңгә якын крестьян-фермер хуҗалыгы бар, алар  республика күләменнән яртысыннан артыгын – 238,6 млрд. сум җитештерәләр”.

Узган атнада Лебяжье авылы кешесе Елизавета Николаевна Абрамова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Соңгы вакытта әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, чүп-чар һәм һәртөрле калдыклар түгелә торган полигоннарның тулып ашуы республикабызда кабыргасы белән куела. Бу ел тикмәгә генә Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителмәгәндер.
 


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Росреестрның рәсми сайтында “Хокукка ия кешенең шәхси  кабинеты” сервисы эшли. Әлеге сервис милекчегә үзенә тиешле күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматны гына түгел, ә бәлки аның кадастр картасында урнашуын да карарга, шулай ук  күчемсез милек объектлары характеристикаларының үзгәрүе, күчемсез милек объектына хокукларны чикләү, шулай ук милеккә арест салу яки алу факты турында белдерү кәгазен тиз арада алырга да мөмкинлек бирә.
 

 Алексеевскида телевидение тапшыруларын трансляцияләү  вакытлыча туктатып торылачак.  

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау, аларга законнарны аңлату, бозылган хокукларын торгызу, куллану базарында сыйфатсыз товар пәйда булуга юл куймау буенча эш алып бара, шулай ук халык арасында кулланучылар белемнәрен күтәрү турында кайгырта.
 


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев  ял көннәрен күчерү планын раслады, аның нәтиҗәсендә россиялеләр быел май бәйрәмнәрендә азрак ял итәчәкләр. Узган еллардан аермалы буларак,  безне Яз һәм хезмәт бәйрәмендә дүрт көн ( 29 апрельдән 2 майга кадәр) һәм  9 Май – Җиңү көнендә ял көтә.

“Акыллар көрәше” – җылы атмосферада алдан әзерлек таләп итмәүче интеллектуаль-күңел ачу команда уены.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International