ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар ассоциациясенең 51 нче утырышында катнашты

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Фәрид Мөхәммәтшин: “Хуҗалык итүнең кече формалары  авылны һәм авыл хуҗалыгы производствосын торгызуда һәм яңартуда мөһим роль уйныйлар. Татарстан Республикасында 451 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 5 меңгә якын крестьян-фермер хуҗалыгы бар, алар  республика күләменнән яртысыннан артыгын – 238,6 млрд. сум җитештерәләр”.

2017 елның 20 октябрендә Кировта Идел буе федераль округы субъектлары  дәүләт хакимиятенең  Закон чыгару органнары ассоциациясенең 51 нче утырышы булды. Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Симонов, федератив төзелеш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм эшләр  буенча Федерация Советы Комитеты әгъзасы Олег Мельниченко, төбәк башлыгы Игорь Васильев, Киров өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы рәисе Владимир Быков, Ассоциация әгъзалары, дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International