Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ял көннәрен күчерү планын раслады, аның нәтиҗәсендә россиялеләр быел май бәйрәмнәрендә азрак ял итәчәкләр. Узган еллардан аермалы буларак, безне Яз һәм хезмәт бәйрәмендә дүрт көн ( 29 апрельдән 2 майга кадәр) һәм 9 Май – Җиңү көнендә ял көтә.
“Бәйрәм көннәренең санын киметү гражданнар үз бакчаларында җыеп алачак уңышка тискәре йогынты ясамаячак. Элек мондый озын май ае каникуллары булмый иде. Без 1 һәм 9 Майны исәпкә алып, иң күбе ике көн ял итә идек, ләкин шуның белән бергә 1 Майда кешеләр мәҗбүри демонстрациягә чыга иделәр. Озын яллар юк иде, ләкин гражданнарыбыз шимбә-якшәмбе көннәрендә яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларын тәртипкә китерергә дә, чәчәргә-утыртырга да өлгерделәр. Май бәйрәмнәре санын кыскартуда бернинди дә проблемалар күрмим”, - дип аңлатма бирә яңалыкка аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин.
Аның фикеренчә, эшләү шуның өчен дә файдалырак, озакка сузылган ялларда кайберәүләр баш күтәрми эчүгә сабыша, ә кемнәрдәдер нәкъ менә шул көннәрдә төрле көнкүреш җәнҗаллары килеп чыга һ.б.лар.
“Шуңа күрә озак ял итү дә яхшы түгел”, - дип сүзен йомгаклады Айрат Хәйруллин.