Бөтен күчемсез милек бер кабинетта

2017 елның 20 октябре, җомга

Росреестрның рәсми сайтында “Хокукка ия кешенең шәхси  кабинеты” сервисы эшли. Әлеге сервис милекчегә үзенә тиешле күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматны гына түгел, ә бәлки аның кадастр картасында урнашуын да карарга, шулай ук  күчемсез милек объектлары характеристикаларының үзгәрүе, күчемсез милек объектына хокукларны чикләү, шулай ук милеккә арест салу яки алу факты турында белдерү кәгазен тиз арада алырга да мөмкинлек бирә.

Әгәр сезнең Татарстаннан читтә урнашкан күчемсез милкегез булса, аның турында бөтен мәгълүмат (объектның торышы, кадастр саны, адресы, мәйданы, кадастр бәясе һәм милек хокукында өлеше) шулай ук күрсәтелгән сервиста чагыла.

Моннан тыш, сервистан файдалану  милекченең хокуклары саклану дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.  Хәбәр алуның уңайлы ысулын сайлап алып (электрон почта яки смс-хәбәр рәвешендә), хокукка ия кеше күчемсез милек объектларына карата санкцияләнмәгән гамәлләргә вакытында илтифат итә алачак.

Хокукка ия теләсә кем  аның күчемсез милке белән өченче затларның кызыксынулары турында вакытында белә ала, әгәр алар, мәсәлән, аңа арест салырга маташсалар, сүз хәтта башка төбәк турында барса да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International