Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге турында мәгълүмат

2017 елның 20 октябре, җомга

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау, аларга законнарны аңлату, бозылган хокукларын торгызу, куллану базарында сыйфатсыз товар пәйда булуга юл куймау буенча эш алып бара, шулай ук халык арасында кулланучылар белемнәрен күтәрү турында кайгырта.

Бүлек белгечләре  һәр проблемага аерым якын килеп, кулланучылар хокукларын турыдан-туры яклау буенча эш алып баралар.

Гражданнарга  кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар аңлатыла, шикаятьләр, хатлар, дәгъвалар төзегәндә хокук ярдәме күрсәтелә, намуссыз  әзерләүчеләр, сатучылар  һәм башкаручылар китергән матди һәм  рухи зыянны түләтүне таләп итү өчен хокук нигезләре  аңлатыла.

Сәүдә ноктасына, хезмәт күрсәтү яки товар сыйфатына дәгъвалары булганда һәр кулланучы  кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм конкрет хәлдә үз гамәлләренә карата консультация ала ала.

2017 елның 1 гыйнварыннан дәүләт контролен (күзәтчелек)  оештыру һәм гамәлгә ашыру өлкәсендәге үзгәрешләр үз көченә керде, ул  тикшерү үткәрүнең өстәмә шартларын күздә тота, ләкин алар гражданнарның кулланучылар хокукларын бозу турындагы мөрәҗәгатьләренә һәм гаризаларына гына кагыла.  

Мисалга, “Дәүләт контролен (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы 26.12.2008  ел, 294-ФЗ санлы Федераль законның 10 нчы маддәсе, 2 нче бүлеге, 2 нче пунктында яңа редакция нигезендә  планнан тыш тикшерү үткәрү өчен түбәндәгеләр нигез булып тора: “Кулланучылар хокукларын бозу (хокуклары бозылган кулланучыларның, гражданнарның хокукларын яклау өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органга мөрәҗәгать иткән очракта, гариза бирүче бозылган хокукларын яклауны (торгызуны) сорап юридик затка, шәхси эшмәкәргә мөрәҗәгать иткән һәм андый мөрәҗәгать каралмаган яки гариза бирүченең таләпләре канәгатьләндерелмәгән очракта)”.

Консультацияне  Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121 нче йорттан (тел. 8 (84342) 5-49-85), Алексеевск штб., Совет мәйданы, 6 нчы йорттан ( т. 8(84341)2-30-77) алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International