Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрне карау

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

2017 елның гыйнвар-сентябрендә Алексеевск районы буенча 116 мөрәҗәгать (узган елның шул ук чорында – 115, үсеш 0,9 проц.) килде, шуларның 107 се –  телдән, 9 ы – язма. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 105 е – сәүдә өлкәсеннән, 10 ысы – көнкүреш хезмәтләре, 1 се – элемтә хезмәтләре буенча.

Мөрәҗәгатьләрнең барысы да кулланучылар файдасына хәл ителде, телдән мөрәҗәгатьләр буенча кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Закон нигезендә консультацияләр бирелде.

Консультацияләрне түбәндәге адреслар буенча алырга мөмкин: Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121. Т. 8(843-42) 5-49-85;   Алексеевск штб., Совет мәйданы, 6. Т. 8(84341)2-30-77. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International