Лебяжье авылы кешесенә – 90 яшь

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Узган атнада Лебяжье авылы кешесе Елизавета Николаевна Абрамова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тыл хезмәтчәне Елизавета Николаевнаны котларга район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина, Лебяжье авыл җирлеге башлыгы Михаил Зверев һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ольга Антонова, Светлана Дмитриевна  килде һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырды.

Елизавета Николаевна Татарстан АССР, Алексеевск районының Лебяжье авылында туа. Алексеевск мәктәбен тәмамлаганнан соң Чистай педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң туган авылына кайтып, китапханәче булып эшли башлый. 1953 елда кияүгә чыга, ике бала: кызы Нина һәм улы Евгенийны тәрбияләп үстерә. Китапханәче булып 20 ел эшләгәч, Лебяжье  авыл Советына бухгалтер итеп күчерелә. Бу эштә пенсиягә чыкканчы эшли. Елизавета Николаевнаның ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International