2017 елның 13 октябрендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Чурин Н.П., район ветераннар советы рәисе Е.Макарихина, Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы Т.Ф. Иванова хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Хуҗина Ризалия Мәгъсүм кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Ризалия Мәгъсүм кызы Башкортстан Республикасының Дуван районы, Улькунды авылында туа. 2013 елдан бирле Зур Полянка авылында яши. Ризалия Мәгъсүм кызының бала чагы авыр була, 1937 елда әтиләре югала, гаилә тормыштагы бөтен авырлыкны лаеклы җиңеп чыга. Туендыручы мал - сыер асрый. Сөт, каймакның бер өлешен базарга чыгарып саталар һәм яшәү өчен кирәкле товарлар: кием-салым, он һ.б.ларны сатып алалар. Утын әзерләргә аеруча да авыр була, шуңа күрә кышларын кайчак яхшы кешеләрдә кунарга туры килә аларга.
Ризалия сугыш елларында басуда эшли, ә 1943 елда Дуван авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Педагогия уку йортына керергә хыяллана, ләкин анда ашханәдә бушлай ашатмыйлар. Техникумда биргән ипи паегын кайчак кием-салымга алмаштыру өчен базарга алып чыга. Базарга әлеге ипине исни-исни бара. Аның исен әле һаман да хәтерли ул. Техникумны тәмамлаганнан соң участок агрономы итеп БАССРның Калтасы МТСына җибәрелә. Аның өлкәсенә 17 колхоз керә. Кайвакыт бер хуҗалыктан икенчесенә җәяү, еш кына ат җигеп йөри. 1949 елда Калтасы дәүләт орлыклык инспекциясенә начальник итеп билгеләнә һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли.