2017 елның 13 октябрендә район ветераннар советы рәисе Е.Макарихина һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Л.Белова хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Курмышева Татьяна Ивановнаны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Курмышева Татьяна Ивановна хезмәт эшчәнлеген 12 яшендә үк Базяково авылының “Красный луч” колхозында башлый, 1951 елда Курмышев Федор Александровичка кияүгә чыга. Ире белән бергә дүрт бала: ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Татьяна Ивановнаның җиде оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.