2017 елның 10 октябрендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Марина Солдатова һәм ЗАГС мөдире Валентина Увакина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Каябордина Анна Семеновнаны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Анна Семеновна гомере буе Казан шәһәренең 5 нче фабрикасында тегүче булып эшли, сугыш елларында фронтка хәрби кием тегә. Шулай килеп чыга ки, Анна Семеновна кияүдә булмый, үзенең балалары юк. Хәзер ул Алексеевскида яши, аны бертуганының кызы Лидия карап-тәрбияләп тора.