Район үзәгенең 23 яшьлек исерек машина йөртүчесенә хөкем карары чыгарылды

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Алексеевск районы прокуратурасы 23 яшьлек район кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул  РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган (исерек хәлдә транспорт чарасына идарә иткән өчен бер тапкыр административ җәзага тартылучы тагын исерек хәлдә автомобильгә идарә иткән) җинаять кылуда гаепле дип танылды.

Суд тарафыннан, 2017 елның 6 сентябрендә төнге 2 туларга 15 минутта  Ленин урамының 94 нче өе янында әлеге алексеевскилы исереклек билгеләре күренеп торган хәлдә автомобильгә идарә иткән, дип билгеләнде. Аннан да битәр, гаепләнүче бер ел элек, 28 ноябрьдә, административ хокук бозуга тартылган булган инде, ул чакта ул РФ Җинаятьләр кодексының  административ хокук бозулар турындагы 12.8 маддәсенең  3 нче бүлеге буенча гаепле дип танылган (исерек һәм транспорт чарасына идарә итү таныклыгы булмаган яки транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, әгәр идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителүченең ул гамәлләрдә җинаять өчен җәза бирелә торган эшләре булмаса).

Суд исерек машина йөртүчегә,  транспорт чарасына идарә итү буенча ике елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 200 сәгать срокка мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International