Айрат Хәйруллин: «Яз көне килергә өлгермәгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә капекс (кирәкле җиһазлар алуга акча) ала алачаклар

2017 елның 13 октябре, җомга

10 октябрьдә булып узган аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы Комитеты әгъзалары Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән берлектә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация һәм авыл территорияләрен тотрыклы үстерү буенча федераль  максатлы программаларны саклау турында сөйләштеләр.

РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Игорь Кузин депутатларга 2018 елга һәм2019-2020 елларның планлаштырылган чорына федераль бюджет проектын тәкъдим итте. Аның сүзләре буенча,  2018 елга авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын финанслау 222,2 млрд. сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, Россия Президенты Владимир Путин  кушуы буенча авыл хуҗалыгын үстерүгә өстәмә рәвештә 20 млрд. сум җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International