Войкино авыл җирлегендә эзләү отрядлары җыелды

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

 2017 елның 13 октябреннән 15 енә кадәр Алексеевск районының Войкино авыл җирлеге территориясендә Казан, Түбән Кама, Болгар, Алексеевск, Спас, Әлки, Нурлат, Лаеш һәм республиканың башка районнарының эзләү отрядларыннан килгән 56 кешене кунакчыл каршы алдылар. “Ватан”  иҗтимагый яшьләр оешмасы тәҗрибәле эзләүчеләре җитәкчелегендә эзләүчеләр Актай елгасы яры буенда бик җайлы гына урында лагерь корып җибәрделәр. Авыл җирлеге ягыннан һәртөрле ярдәм күрсәтелде, шул исәптән лагерьне утын, бәрәңге белән тәэмин иттеләр, укучыларга чәй янына ашамлыклар сатып алынды. Войкино авылыннан дүрт бала (Левашево мәктәбенең “Каскад” хәрби-патриотик клубы) изге чарада актив катнашты.

Җирле халык эзләүчеләргә 1918-1921 еллардагы гражданнар сугышының һәртөрле  бәрелешләре булган урыннары турында истәлекләре хакында сөйләделәр. 15  октябрьдә хәтер вахтасын ябуда йомгак ясалды: 18 кешенең мәете табылды.

Ноябрь аенда эзләү отрядлары мәетләрне җирләү чарасында яңадан очрашачаклар. Эзләү эше дәвам итә...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International