Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлегенең 8 нче бер мандатлы сайлау округы сайлаучылары белән 2018 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр вәкаләтле органнарына “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.
Хөрмәтле абунәчеләр, “Заря” һәм “Таң” газеталарына срогыннан элек язылу старт алды.
2019 елның беренче яртыеллыгына иске бәяләр буенча язылырга ашыгыгыз: физик затлар өчен - 651,48 сум, юридик затлар һәм оешмалар өчен - 741,48 сум.
Район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүне тәмамладылар һәм бөртеклеләрне урып-җыюга керештеләр.
Хәзерге вакытта Татарстанга якын булган Россия төбәкләрендә йогышлы авыруның 60 очрагы ачыкланган: Самарада – 15, Пензада – 14, Курскта – 7, Саратовта - 4, Смоленскта – 3, Орловта – 6, Ростовта – 3, Түбән Новгород өлкәсендә - 1 һәм Чуашстан Республикасында – 7. - Безнең өчен иң куркынычы – Чуашстан Республикасы, чөнки бөтен яктан караганда да без алар белән бәйле. Биредә бер атна эчендә 50-60 баш кош-корт үлгән очраклар бар. Әлеге республикадан безгә бик күп кош-корт керә. Шуңа күрә кош гриппының Татарстанга да керү куркынычы зур, - диде Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов.
– Россия Федерациясенең күп төбәкләрен үз иткән балтырган Татарстанда да артканнан-арта. Урыны-урыны белән буе өч метрга җитүче бу үсемлекне хәзер инде республиканың теләсә кайсы төбәгендә күрергә була. Бигрәк тә Казан тирәсендәге ышыграк җирләрне үз итә ул. Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Югары Ослан тирәсендәге иңкүлек һәм инеш буйларында балтырган плантацияләре барлыкка килгән. Хәер, башкалага бара торган олы юл тирәләрендә дә, тимер юл буйларында да артканнан-арта бу әрсез үлән, – дип аңлатты безгә Татарстан Республикасы буенча “Россельхозцентр”ның Алексеевскидагы филиалы начальнигы Фәнис Хаматгалиев.
2 нче “Куянкай” балалар бакчасына йөрүче балалар ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы 3нче (Алексеевск) зона эзләү-коткару отрядында булдылар.
"Чиста шәһәр, чиста урамнар, саф йөрәкләр"" инициатив төркеме активистлары Алексеевскида пляжны җыештырдылар.
Җәйге челлә һәм отпускта була торган кәеф аркасында күп кенә машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең уяулыгы кими. Шуның өстенә каникул вакытында балалар урамда күп йөриләр. ЮХИДИ инспекторлары алексеевскилылардан юлда сак булуларын сорый.
2018 елның 20 июленә Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә
төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә җил, төнлә һәм иртән томан.
Алексеевск районына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килде.