Балтырганнан ничек сакланырга

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

– Россия Федерациясенең күп төбәкләрен үз иткән балтырган Татарстанда да артканнан-арта. Урыны-урыны белән буе өч метрга җитүче бу үсемлекне хәзер инде республиканың теләсә кайсы төбәгендә күрергә була. Бигрәк тә Казан тирәсендәге ышыграк җирләрне үз итә ул. Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Югары Ослан тирәсендәге иңкүлек һәм инеш буйларында балтырган плантацияләре барлыкка килгән. Хәер, башкалага бара торган олы юл тирәләрендә дә, тимер юл буйларында да артканнан-арта бу әрсез үлән, – дип аңлатты безгә Татарстан Республикасы буенча “Россельхозцентр”ның Алексеевскидагы филиалы начальнигы Фәнис Хаматгалиев.

– Бер үлән ким дигәндә 20 мең орлык бирергә сәләтле! Ашыгыч рәвештә чарасын күрмәгәндә, мондый хәлнең аяныч нәтиҗәләргә китерүен көт тә тор.

Бу үләннең кеше организмына никадәрле куркыныч икәнен һәркем белә. Аңа кагылып кына үтү дә тәндә җәрәхәт барлыкка китерергә мөмкин. Кайчагында кычыткан чагуын хәтерләтүче балтырган агуы тәннең тырналган урынына эләксә, авыр җәрәхәткә әйләнергә дә мөмкин. Мондый вакытта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ел саен дистәләрчә кеше әлеге үләннән зур зыян күреп, хәтта хастаханәләрдә ятып чыга. Балтырган бигрәк тә балалар организмы өчен куркыныч.

Бу афәт белән көрәшү шактый авыр. Үсемлекнең тамырлары кайчагында беләк юанлыгына җитә. Тирәнлеге дә берничә метрдан арта.

Тармакланып үскән балтырган тамырларының берсен казып алсаң – икенчесе, анысын алсаң, өченчесе саклана. Бәлки шуңадыр, республика оешмалары бу четерекле эш муниципаль район дәрәҗәсендә башкарылырга тиеш, дип саный.

Балтырганга каршы көрәш өчен чыгымнар шактый кирәк. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел бит. Кайчагында берничә ел рәттән эш алып барып кына тиешле нәтиҗәгә ирешеп була.

Язын җиргә иң беренчеләрдән булып шытып чыга ул. Яфракларына мөмкин кадәр яшьрәк чагында “Раундап”, “Торнадо” яки “Ураган” препаратлары сиптерергә кирәк. 4 литр суга 100 миллиграмм агу саласы. Оешып үсәргә яратучы үләннең һәр мәйданын аерым эшкәртү сорала. Әле бу очракта да ул тулысынча юкка чыкмаска мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International