Хәзерге вакытта Татарстанга якын булган Россия төбәкләрендә йогышлы авыруның 60 очрагы ачыкланган: Самарада – 15, Пензада – 14, Курскта – 7, Саратовта - 4, Смоленскта – 3, Орловта – 6, Ростовта – 3, Түбән Новгород өлкәсендә - 1 һәм Чуашстан Республикасында – 7.
- Безнең өчен иң куркынычы – Чуашстан Республикасы, чөнки бөтен яктан караганда да без алар белән бәйле. Биредә бер атна эчендә 50-60 баш кош-корт үлгән очраклар бар. Әлеге республикадан безгә бик күп кош-корт керә. Шуңа күрә кош гриппының Татарстанга да керү куркынычы зур, - диде Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов.
Хәзерге вакытта белгечләр Чуашстан Республикасына авыруның кайдан кергәнлеген ачыклый. Александр Козлов әйтүенчә, шушы көннәрдә Татарстанга авыру эләктергән 124 кг тарттырылган ит кергәнлеге ачыкланган. Алар сатудан алынган һәм юк ителгән.
- Гриппның инкубацион периоды – 21 көн. Әлеге өч атнада авыру билгеләре сизелми. Бу вакытта зарарланган продукция җитештерүгә яки сатуга китәргә мөмкин. Шуңа күрә теге яки бу төбәктән керә торган продукциянең сау-сәламәт булуында бернинди дә гарантия юк. Билгеле бер җирдә кош гриппы барлыгы ачыкланса, 21 көн эчендә кертелгән продукцияне тикшерә башлыйбыз. Әлеге чара Татарстанда йогышлы авыру таралмаска ярдәм итәр дип уйлыйбыз, - диде Александр Козлов.
Казан ветеринария берләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов әйтүенчә, әлеге продукцияны ачыкларга “Меркурий” системасы ярдәм иткән.
- Лаборатория тикшерүләре уңай нәтиҗәләр бирде. Инфекцияле ит республикага "Пензамолинвест" компаниясе аша кертелгән. Узган атна дәвамында без Пензадан килгән кош продукцияләрен кибет киштәләреннән, складлардан алдык. Нәкъ менә “Меркурий” системасы безгә кайда, никадәрле күләмдә зарарлы продукция булганлыгын белергә ярдәм итте. Хәзер без Ростов өлкәсеннән килгән продукция белән шөгыльләнәбез. Монда халыкка борчылырга урын юк: имин булмаган төбәкләрдән керә торган продукция катгый күзәтү астында, - диде ул.
Саклану чараларына килгәндә, әлегә безнең республикада карантин игълан ителмәгән, ә менә республика чигендә тикшерү постлары катгый эшли. Шулай ук имин булмаган төбәкләрдән продукция сатып алынган очракта да әлеге мәгълүматны яшереп калдырырга ярамый, моның өчен штраф каралган, дип кисәтә белгечләр.