Коткаручылар нәни кунакларны шатланып каршы алдылар

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

2 нче “Куянкай” балалар бакчасына йөрүче балалар ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы 3нче (Алексеевск) зона эзләү-коткару отрядында булдылар.

Балалар бакчасында төрле яшьтәге тәрбияләнүчеләр  коткаручылар янына экскурсиягә тәрбиячеләре Елена Романова һәм Любовь Логашина  белән бардылар. Бу хакта тәрбиячеләр болай дип сөйләде:

- Безне  3 нче зона эзләү отряды начальнигы  Владимир Куприянов бик кунакчыл каршы алды. Ул балаларга чакырулар, мәсәлән,  янгыннар турында шалтыратулар кабул ителә торган пунктны, шулай ук  кешеләрне коткару өчен кирәкле инвентарьнең кайда торуын күрсәтте. Коткаручы безне коткару һәм водолаз костюмнары, акваланглар торган бүлмәгә озатты, алар балаларга бик ошадылар. Аларга коткаручы шлемын киеп карарга рөхсәт иттеләр. Ә менә водолаз костюмы  балаларда,  костюмны ничек кияргә, водолазлар су астында ничек сулыйлар кебек байтак сораулар тудырды.

 

Владимир Александрович, хәтта кыш көне су температурасы +4 градус булганда да алар кешеләрне коткару эшен башкаралар, дип сөйләде. Балаларны техника: көймә һәм машиналар бик нык җәлеп итте.

 Алар үтә дә кирәкле һәм кызыклы һөнәр -  коткаручы турында тын да алмыйча тыңладылар. Әлбәттә, бу хезмәт бик куркыныч һәм авыр, ләкин көчле һәм кыю коткаручылар һәрчак  бик тиз һәм теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер торалар.

Балаларыбыз  суда куркынычсызлык турында бик күп мәгълүмат алдылар. Алар  Алексеевск районы коткаручылары эше турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белгән бу көнне бик озак искә алдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International