Алексеевск районына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килде. Район җитәкчесе Сергей Демидовның озата йөрүендә Васил Габтелгаяз улы Изге Биләр чишмәсе территориясен үстерү концепциясе белән танышты һәм “Сәләт”тәге талантлы балалар белән очрашты.
Васил Шәйхразиев берничә тематик зонага керде, тарих, архитектура, it-технологияләр темасына яшь һәм талантлы сәлкешләр белән аралашты. Балалар мәртәбәле кунакка үз проектларын күрсәттеләр, киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Балалар белән лидерлык темасына аралашу вакытында Васил Габтелгаяз улы, лидерны тәвәккәллек, ихтыяр көче һәм катлаулы хәлләрдә дөрес карар кабул итү аерып тора, дип билгеләп үтте. Сез лидер булырга теләр идегезме? дигән сорауга балалар хор белән “Әйе!” дип җавап бирделәр.
Биләр форумы белән танышкан вакытта Васил Шәйхразиев Татар радиосына туры эфирга чыкты.
Визит белем бирү форумының иң зур чатырында сәлкешләр белән аралашу белән тәмамланды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, ә Васил Габтелгаяз улы җитәкче булып эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу сәлкешләр өчен иң онытылмаслык һәм файдалы мастер-класс булгандыр, мөгаен.