Яшь активистларның бистәнең пляж зонасын һәм урамнарын җыештырулары традициягә әйләнде. Быелгы ел да искәрмә түгел. Шуның өстенә волонтерларга “Алтыннан кыйммәтрәк” исемле балалар спорт мәйданчыгында катнашучылар да кушылды. Оештыручы Евгений Мишагин сөйләгәнчә, мәйданчык беренче мәктәп стадионында 9 июльдән эшли инде.
- Биредә балаларда спорт күнекмәләре тәрбияләнә, әхлаклылык турында әңгәмәләр үткәрелә, – дип сөйли Евгений. – Шуның өстенә бала-чага җәйге чорда күзәтү астында. Моннан тыш, без ЮХИДИ инспекторлары, полиция бүлеге, коткаручылар белән хезмәттәшлек итәбез, юлларда куркынычсызлык буенча рейдлар үткәрәбез, җәен суда үз-үзеңне дөрес тоту турында сөйлибез. Быел пляжны җыештыру барышында без алексеевскилыларга видеомөрәҗәгать язып алдык. Бистә кешеләре балалар тавышын ишетерләр, һәм елга янында чүп-чар азаер, дип өметләнәм.